Кан басымы уйнаса да, тән кызышса да, Кирельское авылы халкы фельдшер-акушерлык пунктына ашыга, биредә һәрвакыт ярдәм кулы сузырга әзерләр. Ә электр җылыткычын газга алыштырганнан соң, пунктта тагын да җылырак.
Зәңгәр ягулыкны җибәрү турында әмерне, видео элемтә буенча, Федерация Советы Рәисенең беренче урынбасары Андрей Турчак бирде — шулай илдә берьюлы тагын биш җәмәгать объектын тоташтырдылар.
Бу Татарстанда газлаштырылган беренче фельдшер-акушерлык пункты. Якын арада зәңгәр ягулык Республикабызның тагын 6-7 пунктына кертеләчәк. Татарстан буенча газлаштыру сорап, барлыгы 14 гариза бирелгән булган.
Миләүшә Гыйльфанова, Инна Данилова, Искәндәр Төмәнов, Татарстан Яңалыклары.