Татарстан Республикасы алдынгы авыл хуҗалыгы төбәге булып тора. 2022 нче елда Республика тарихында беренче тапкыр 2 миллион тоннадан артык сөт савыла. Төбәк аграрийлары тарафыннан 5,2 миллион тонна икмәк уңышы үстерелә. Шикәр чөгендере, бәрәңге һәм яшелчәләрнең зур уңышы алына. Татарстан сөт җитештерү буенча Россия Федерациясе субъектлары арасында беренче урында, бәрәңге буенча икенче урында тора.
Республикабызда ял көннәрендә даими рәвештә авыл хуҗалыгы ярминкәләре уздырыла. Сентябрь башыннан Татарстан аграрийлары 312,2 млн сумлык авыл хуҗалыгы продукциясен сатты.
Авыл хуҗалыгы тармагына достижения.рф сайтында тавыш бирергә була. Тавыш бирү 30 нчы ноябрьгә кадәр дәвам итә. Татарстан Республикасы казанышларының тулы исемлеге белән достижения.рф. сайында танышырга мөмкин.
Ә инде 4 ноябрдә Мәскәүдә иң зур халыкара күргәзмә-форумы ачыла, анда илнең һәр төбәге үз стендын тәкъдим итә.
Россия Президенты Владимир Путин Россия авыл хуҗалыгы уңышлары югары технологияләр белән бәйле дип саный.
«Россиянең агросәнәгать комплексын үстерү өчен бездә барлык кирәк нәрсәләр бар: җир, су ресурслары, үзебезнең фәнни нигезләмәләр һәм технологик эшләнмәләр, әмма беренче чиратта белемле, тәҗрибәле белгечләр һәм талантлы яшь кадрлар», — дип ассызыклады Владимир Путин.