“Халыклар мирасы”. Шушы исем астында Буа раойнында ветераннарның милли фестивале узды. Аның кысаларында ветераннар Советның актив әгъзалары үз милли киемнәрендә, үз халкының ризыкларын, җырларын тәкъдим иттеләр. Әлеге чара быел республикада милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышлап уздырылды.
Ветеран укытучы Минзилә Фәткуллина милли фестивальдә каинашучыларга үзе пешергән кош телен тәкъдир итте. Башкортостанда туып-үскән кыз аны Татарстанга яшәргә килгәч әзерләргә өйрәнгән. Моннан тыш, Минзилә ханым матур итеп калфаклар, изүләр чигә. Бу эшкә балаларын да өйрәтә.
Нина Дунаева ветераннарның район Советында күптән үз кеше. Ул бик теләп 2017 елда оешкан “Уңган куллар” түгәрәгенә йөри. Бүген алар бәйләгән, чиккән, теккән әйберләрдән күргәзмә оештырылган. Әлеге аралашу күп өлкәннәрне ялгызлыктан да коткара, шулай ук яшь буынга да элеккегеләрне оныттырырга ирек бирмибез, ди ул.
Районның өлкән кешеләрен үзара аралаштыру, аларны шөгыльле, тормышларын кызыклырак, мәгънәлерәк итү — бу безнең бурычыбыз, дип саный ветераннарның район Советы рәисе Җәүһәрия Хөснетдинова. Шулай ук ул оештырган бүгенге чара милләтара дуслыкны ныгытырга да ярдәм итә.
Фестиваль кысаларында өлкәннәр укучылар алдында кул эшләре буенча мастер-класслар да күрсәттеләр.
Рөстәм Әхмәдуллин, Кайрат Дәүләтбаев, Татарстан яңалыклары.