Россия Президенты Владимир Путин газ кертү һәм тиешле газ җиһазларын урнаштыруга субсидия алырга хокуклы затлар исемлеген киңәйтергә тәкъдим итте. Бу хакта ул Мәскәүдә узучы «Россия энергетика атналыгы» форумының пленар утырышында белдерде. Аерым алганда, ул исемлеккә махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзаларын, шулай ук беренче төркем инвалидларны һәм сәламәтлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче кешеләрне кертү тәкъдиме белән чыкты. Трансляция Кремль сайтында оештырылган иде.
«Газ җиһазларына һәм аны урнаштыруга субсидия ала алган гражданнар исемлеген киңәйтергә тәкъдим итәм. Төгәлрәге, бу исемлеккә махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзаларын, беренче төркем инвалидларны, инвалид бала тәрбияләүче гаиләләрне кертергә»,— диде Россия лидеры.
Бер ел чамасы элек, 2022 елның 31 октябрендә, Путин социаль газлаштыру программасын озайтырга һәм Россия төбәкләрендә яшәүчеләрнең кайбер категорияләренә газ җиһазлары урнаштыруга субсидияләр бүлеп бирергә кушкан иде.