Республикадан даими рәвештә махсус хәрби операиядә катнашучыларга гуманитар ярдәм җибәрелә. Һәрбер район, Авыл җирлекләре берләшеп леге изге эшкә кушылды. Әйтик, Түбән Кама волонтерлары да махсус хәрби операция зонасына 18 меңнән артык коры душ җибәргәннәр. Ул ничек ясала?
Алар белән бергә коры сөлге һәм куллану буенча инструкция салына. Фәния Әгъләметдинова “коры душ” әзерләү серләре белән уртаклаша. Волонтер белдерүенчә, юыну салфеткасы кулланышта бик гади: тукымага су тамызып, күбек чыкканчы кысасың һәм аның белән тәнне юасың. Кыр шартларында бик уңайлы, ди хатын-кыз.
Шәхси гигиена чараларын Химиклар проспектындагы 72 Б адресы буенча уранашкан җәмәгать үзәгендә әзерлиләр. Монда һәркем йөрәк кушуы буенча килә. Эш җайга салынган. Бер сәгать эчендә – волонтерлар 200ләп “коры душ” ясыйлар.
Түбән Кама волонтерлары махсус хәрби операция зонасына 18 меңнән артык коры душ җибәргәннәр. Дус коллективта эшләр тиз һәм нәтиҗәле бара, тик ярдәм комачауламаячак, ди алар.