«Сомали» һәм «Тимер» батальоннарының 9нчы бригадасы хәрбиләре гуманитар ярдәм өчен Татарстанның Лаеш районына рәхмәт белдерде. Йөк машинасы махсус хәрби операция зонасына узган атнада 4 октябрьдә китте.
Гуманитар ярдәмне Сокура авыл җирлегенең җитәкчесе Руслан Газизуллин озата барды.
Барлыгы ике УАЗ автомобиле, эш кораллары, генераторлар, автомобиль запас частьләре, медицина товарлары, маскировкалау челтәрләре, адреслы посылкалар, 600 литр бензин, 100 литрдан артык бал, окоп шәмнәре, азык-төлек продуктлары һәм башкалар китерелгән.
Хәрбиләр гуманитар ярдәм җыюда катнашкан барлык кешеләргә — Лаеш районы администрациясенә, эшмәкәрләргә, волонтерларга һәм халыкка зур рәхмәт белдерде.
«Без, Россия Федерациясенең хәрби хезмәткәрләре, безне онытмаган, һәрдаим ярдәм иткән барлык кешеләргә зур рәхмәт сүзләрен җиткерәбез», — диде алар.Бу районнан җибәрелгән 9нчы гуманитар ярдәм булды.
Махсус хәрби операция узган елның 24 февраленнән Россия Президенты Владимир Путин карары белән үткәрелә. Россия хакимияте ул максатларга ирешкәнче – Донбассны азат итүгә һәм Россиянең иминлеген гарантияли торган шартлар булдыруга кадәр дәвам итәчәген берничә тапкыр әйтте.
Россия Кораллы көчләрендә контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләү турында тагын да тулырак мәгълүматны heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча шалтыратып белергә мөмкин.