Чүпрәле районының Мунчәли авылында күркәм гадәткә әверелгән шәҗәрәләр конкурсы үткәрелде. Быел ул Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышлап уздырырылды. Кемнәр җиңүче? Алар ничә буын туганнарын барлаган? Әлеге сорауларга җавапны хәбәрчебез Мөршидә Җиһан тапты.
Соңгы елларда җәмгыятьтә мөһим үзгәрешләр бара, алар нигезендә халкыбызда үз тарихы, ата-бабалары белән кызыксыну бермә-бер арта. Шуңа да шәҗәрә бәйрәмнәре яисә шәҗәрә конкурслары әледән-әле уздырылып килә.
Шәҗәрәләр конкурсында катнашучылар Нәҗип ага Нәккаш остаханәсе белән танышып үздләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар да алды. Нәсел агачын төзү бик җиңел эш түгел. Чөнки ул хәтер белән генә барланмый , конкурста катнашкан Рима ханымның шәҗәрәсе Татарстан белән генә чикләнми Мәскәү, Уфа архив материлларын кулланып төзелгән. Аларның Шәҗәрә тарихы 1650 елдан башлана.
Халык алдында үз гаиләсе тарихы белән финалга үтүчеләр генә таныштырды. Аларның бу төр бәйгедә беренче генә катнашуы түгел. Бу конкурска ире Шамил Таҗетдинов нәселе шәҗәрәсен алып килгәннәр. Балалар да бик теләп булышты ди гаилә башлыгы.
Алар икесе дә Иске Чүпрәле урта мәктәбендә укытучы булып эшли. Шәҗәрә өйрәнү нәтиҗәсе әнә шундый китап рәвешен алган. Алар әле дә иҗади эзләнүләр юлында. Бу конкурста шуңа күрә җиңелүче юк.
Шәҗәрә буыннан-буынга тапшырылып килүче рухи мирас. Үз шәҗәрәңне, туган төбәгенең тарихын белү таләбе борынгы әби-бабаларыбыздан ук килгән. “Шәҗәрә – чал тарихка тәрәзә”, — дип юкка гына әйтмиләр.
Мөршидә Җиһан , Ленар Хәбибуллин.Татарстан яңалыклары.