Көзнең икенче аена- октябрга да аяк бастык. Республикага да сизелерлек салкыннар килде. «Октябрь аенда төшкә кадәр көз, ә төштән соң кыш», — дип юкка гына әйтмиләр халыкта. Бүген 9 нчы октябрьдә, Татарстанда болытлы һава торышы, урыны белән яңгыр, кайбер районнарда җепшек кар булырга мөмкин, көндез һава температурасы 8 градустан та югары күтәрелми.
Шулай ук Республикада инде җылыту сезоны да башланды. Узган атнада Социаль өлкәнең 853 объектының 298 нә җылылык бирелә башлады. Аларның күпчелеге балалар бакчалары.