Муниципаль идарә өлкәсендәге иң яхшы хезмәткәрләрне республика Парламентында бүләкләделәр. Ел саен үткәрелә торган конкурста 13 номинациядә 135 дәгъвачы катнашты. Җиңүчеләр арасында 69 кеше.
Мондый ярышлар 2006нчы елдан бирле уздырылып килә. Җирле үзидарә органнарының иң яхшы хезмәткәрләреннән тыш, массакүләм мәгълүмат чараларында җирле үзидарә темасын иң яхшы яктыртучы журналист эшләре авторларын да бүләкләделәр.
Алар арасында безнең Татартсан Дәүләт телерадиокампаниясе дә бар. — «Россия-24» каналында баручы «Җирле советлар вакыты» программасы авторы Дмитрий Второв, шулай ук район якташлык җәмгыятьләре эшчәнлеге турында телерепортажлар сериясе өчен милли тапшырулар хезмәте шеф-мөхәррире Мөршидә Байрактар бар.