Хәерле көн, мөхтәрәм телевизор караучылар! Татар матбугатын күзәтүне дәвам итәбез.
Үткән атна азагында бөтен илебез белән Укытучыларны зурладык. Дөньяның тоткасы булган, халык язучысы Мөхәмммәт ага Мәhдиев язганча, башкалар кебек бәрәңге дә ашамаска тиеш кебек кабул ителгән укытучыларга шул- елына бер көн кадер-хөрмәт күрсәтәбез дә тагын онытабыз.
“Шәхри Казан” газетасы да мөгаллимнәрне беренче битеннән башлап котлаган, үзе дә укытучылык эшен сайлаган ханымның авылдагы рус теле укытучысы турындагы җылы язмасын бастырган. Аны укып чыкканнарның күз алдына үзләренең дә яраткан укытучылары килеп баскандыр. Исән булган укытучыларыбызга шалтыратып булса да рәхмәтебезне белдереп, бакыйлыкка күчкәннәренә дога кыла торган булсак иде.
Газетадагы тагын бер игътибарны җәлеп итә торган язма “Сугым цехы котылгысыз” дип атала. Аннан аңлашылганча, хакимият халыкка тагын бер каршылык уйлап тапкан- сатарга дип үстергән кош-кортны быелның сентябреннән махсус сугым цехларында гына эшкәртергә ярый. Тырыша торгач, авылларда сыер санын киметүгә ирешкәннәр иде, инде чират кош-корт үстерүдән биздерүгә җиткән икән дип уйларга гына кала монда. Ахыры хәерле булсын!
Көзгә дә керергә өлгермәстән- тагын грипп, короновирус дип куркыта башладылар. Авыру очраклары арткан икән дигән име-мимешләр дә сәгате-минуты белән тарала тора. Вируслы чирләр котырганда сәламәтлекне ничек кайгыртырга? Вакцина ясатыргамы, юкмы? “Ватаным Татарстан” хәбәрчесе белгечләр белән шул сорауларга җавап эзләгән. Эзләгән-табар, ди безнең халык. Ярыйсы гына зур язманы укып чыкканнан соң мондый фикер чыгарырга була- Сакланырга кирәк! Сакланганны саклармын дигәнне онытмыйк.
Газетада күңелгә тия торган икенче бер язма Яңа Чишмә районында бер-бер артлы фермалар ябылу турында. “Агро-Основа” дип аталган агрофирма җитәкчелеге халык белән киңәш-табыш итмичә генә колхоз чорыннан калган фермаларны бетерергә карар кылган. Имеш иске фермалар яңача күрсәткечләргә ирешергә ирек бирмиләр. Нишләмәк кирәк, бүген дөньясы белән акчалы адәмнәр идәрә итә-телиләр икән сыерсыз, димәк, эшсез, телиләр икән-ирексез калдырырга да күп сорамыйлар. Матбугатның көче менә шундый чакта күренергә тиеш инде ул.
Сәнгать темасын якын иткәннәрне “Ватаным Татарстан” газетасында халкыбызның үзе кебек ачык, талантлы җырчысы-Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров белән эчтәлекле әңгәмә битараф калдырмас. “Радио ул акча эшләү урыны булырга тиеш түгел. Халык җырларын, классик җырларны җиренә җиткереп башкаручыларга аерым игътибар бирергә кирәк. Карганы еллар буе ротациягә бир-ишеттереп тор дигән сүз- ул сандугач була алмый. Ә менә сандугачны ротациядә булмаса да тыңлыйсы килә” дигән халык җырчысы. Дөрес сүзгә җавап юк дип кенә өйтәсе кала бу урында.
Укудан hәм фикер йөртүдән аерылмасак иде дигән теләктә бүгенгә сезнең белән саубуллашам. Исәнлектә күрешик!