2 нче октябрьдән 12 сенә кадәр, 2024 елның беренче яртыеллыгына гәҗит-журналларга язылу кампаниясе бара. Республикабыз районнарында да төрле матбугат басмаларыныд тугры абунәчеләре бар.
Әйтик, Актаныш районының Чат авылында гомер итүче Рахимовлар гаиләсе“Актаныш таңнары” газетасын яратып укый. Алар инде ташламалы язылу ункөнлегеннән дә файдаланырга өлгергән.
«Актаныш таңнары» газетасын алар үзләрен белә-белгәннән бирле укый. Чат авылында гомер итүче Рәзимә һәм Сабирҗан Рахимовлар гаиләсе район газетасына яратып язылучы райондашларыбызның берсе. Тугры абунәчеләр ташламалы язылу ункөнлегеннән дә файдаланырга өлгергән.
Чат авылында яшәүче Рәхимовларйортында газета-журналлар һәрвакыт көтелгән кунак. Ә “Актаныш таңнары”ның әлеге йортта урыны түрдә. Аңа Рәхимовлар 1966 елдан бирле языла.
Рәдимә апа белән Сабирҗан абый бергә 56 елдан артык гомер итә. Телефон заманында авыл өлкәннәре газета укуны хуп күрә. Күзлексез күрмәсәләр дә бер генә язманы да калдырмыйлар.
Рәхимовлар барлыгы 5 газетага языла.Ташламалы язылу декадасында да авылды беренчеләрдән булып вакытлы матбугатка язылучылар алар.
Нурия Гыймазетдинова 17 елга якын Әтәс авыл җирлегенең почта бүлекчәсендә хезмәт куя. Башта Чат,Чынык, Бикчәнтәй, Чирү авылларына, Бүгенге көндә исә Апач һәм Әтәс авылы халкына хезмәт күрсәтә ул.
Нурия ханым белән почтада Гүзәлия Хамиддулина эшли. Моннан тыш социаль хезмәткәр вазыйфасын да башкара ул. Авыл халкын газета-журналлар белән тшэмин итәләр, өлкәннәргә пенсияне дә алар тарата.
Инде бер елдан артык биредәге хат ташучыларга җитәкчесез эшләргә туры килә. Авырга туры килә дә зарланмый, үз эшләрен яратып, намус белән башкар алар.
Ләлә Зәйнуллина, Альбина Солтанова, Марат Саррахов. Татарстан яңалыклары. Актаныш районы.