Башкалабыз Казанда начар күрүчеләр өчен республика махсус китапханәсе хәзер күренекле язучы, җәмәгать эшлеклесе Шәриф Еникеев исемен йөртә. Мондый карарны Татарстан министрлар кабинеты республиканың мәдәният министрлыгы тәкъдиме буеча кабул итте.
Бу китапханә — Россиядәге иң эре һәм иң борынгы китапханәләрнең берсе. 1936 елда ачыла. Хәзер китапханә фондларында китапларның 34 меңнән артык нөсхәсе, мәгълүмат йөртүчеләрнең төрле төрләрендә, моннан тыш, әлеге бинада татар теле дәреслекләре, әдәби һәм туган якны өйрәнү әдәбияты чыгарыла. Китапханә белән безнең Татарстан телерадиокомпаниясе дә тыгыз элемтә эшли, берничә проект булдырды. Начар күрүче балалар өчен телестудиягә экскурсияләр оештырылды, “Игелекле сүз” конкурсында балалар үз укытучыларыннан һәм китапханәчеләрдән интрвью алу серләренә өйрәнделәр.