Быел Татарстанның халык язучысы, күренекле драматург, әдип Аяз Гыйләҗевның тууына 95 ел. Ел дәвамында республикада анңа багышланган төрле чаралар, конференияләр уза. Язучының киңкырлы иҗат мирасы дөнякүләм билгеле. Татар халкының күренекле шәхесләренә багышланган сәхифәнең чираттагысы да, нәк менә Аяз абый Гыйләҗевка багышлана. Аның иҗаты һәм тормышы белән тулырак , татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, профессор, академик, улы Искәндәр Гыйләҗев таныштыра.