Бу атнада 8 октябрда авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне.
Аграр секторның үсеше- белгечләр, тырыш механизаторлар, терлекчеләр, фермерлар, шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручыларның көндәлек хезмәте, икътисадый һәм социаль иминлеге нигезе булып тора. Авыл хуҗалыгы — күп очракта климат шартларына бәйле булган катлаулы тармак. Әмма, бернигә карамастан, авыл хезмәтчәннәре көн-төн хезмәттә. Атна саен шимбә көннәрендә Казанның 14 мәйданчыгында, шулай ук Чаллы һәм Яшел Үзән районының ике, Түбән Каманың өч мәйданчыгында һәм 14 муниципаль районда авыл хуҗалыгы ярминкәләре уза.