Питрәч районы башлыгы махсус операциядә катнашучы хәрбинең гаиләсенә ярдәм итте
Татарстанның Питрәч районы башлыгы Илһам Кашапов Башкарма хакимият вәкилләре белән бергә Люткино авылында мобилизацияләнгән хәрбинең гаиләсендә булды. Телеграм-каналда ул үз визиты хакында сөйләде.
«Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү – урыннарда хакимият алдында торган беренче чираттагы бурыч. Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путинның бүгенге көнгә төп күрсәтмәсе шуннан гыйбарәт. Шуннан чыгып мин бүген районга эшлекле сәфәр кылдым», — дип язган ул.
Муниципаль берәмлек җитәкчесе ярдәмчеләре белән бергә утын ярып өйде, бәрәңге, чөгендер, макарон, карабодай ярмасы һәм көнбагыш мае алып килде. Шулай ук өйдәге мичне карадылар, тиздән аңа ремонт ясаячаклар.
Моннан тыш, өйдә электр чыбыклары тулысынча яңага алыштырылачак, янгын турында хәбәр итү җайланмалары урнаштырылачак.
Россия Украинада махсус хәрби операцияне 2022 елның 24 февраленнән бирле үткәрә, аның инициаторы – РФ Президенты Владимир Путин. РФ Хөкүмәтендә күп тапкырлар белдерүләренчә, махсус операция тиешле максатларга (Донбассны азат итү һәм Россиянең иминлеген гарантияли торган шартлар тудыру) ирешкәнче дәвам итәчәк.
Россия Кораллы Көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны аша күбрәк белергә мөмкин.
«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, Донбасс разведчиклары шүрәле костюмы өчен Татарстан волонтерларына рәхмәт белдергән.