29 сентябрьдән 4 октябрьгә кадәр Казахстанның Кокшетау шәһәрендә «Те-ART-Көкше» V Халыкара театр фестивале узды.
Әлеге фестивал югары театр мәдәниятен саклап калу һәм яңадан торгызу традицияләренә әверелде, ул иҗат элемтәләрен үстерүгә һәм ныгытуга, театр сәнгатен үзара баетуга һәм популярлаштыруга ярдәм итә. Алты көнлек фестиваль кысаларында Астана, Петропавловск, Татарстан Республикасы, Әрмәнстан, Грузия, Кыргызстан һәм Россиянең иң яхшы иҗат коллективлары чыгыш ясады.
Безнең Республиканың Буа дәүләт драма театры, Раил Садриевның «Дәрвиш» моноспектакле белән Яков Куклинский исемендәге премиягә лаек булды.