Бүген Казанда ягу сезоны башлана. Торак йортлар, социаль өлкә объектлары, ТЭЦ һәм җылылык челтәрләре кышка әзерлек паспортлары алды, дип хәбәр иттеләр шәһәр Башкарма комитетының Торак-коммуналь хуҗалык комитетында.
Эшләтеп җибәрү-көйләү эшләре берничә көн дәвам итә. Мәсәлән, белгечләргә торак йортларның подвалларын карап чыгарга, җылыту схемаларын «үзгәртергә», системалардагы һаваны чыгарырга, җылылык бирү режимын һәм үзгәрешләрен җайга салырга кирәк. Нәтиҗәдә, торак йортларда җылылык киләсе атнада барлыкка киләчәк, чөнки Казанда +2 градуска кадәр суыту көтелә, шулай ук синоптиклар яңгырлар фаразлый.
Узган атнада балалар бакчаларында, мәктәпләрдә һәм больницаларда җылылык бирә башладылар. Бүгенге көндә 853 социаль объектның 400 дән артыгында батареялар җылы.