Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан хәрбиләр белән очрашты. Хәрбиләр һәм район җитәкчелегенең очрашуы «Энергетик» Мәдәният сараенда чәй өстәле артында җылы мөгамәләдә узды. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.
Очрашуда егетләр белән бергә үз авыл җирлекләре башлыклары, эш урыннары җитәкчеләре, район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев, хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, иҗтимагый төркем волонтерлары катнашты.
Район башлыгы хәрбиләрне район икътисады, яңалыклар белән таныштырды һәм аларның гаиләләреннән килгән барлык мөрәҗәгатьләр эш тәртибендә каралуын, егетләрнең Ватанны саклауда бергә һәм бердәм булуларын теләде, алга таба да аларга һәм гаиләләренә район тарафыннан һәрдаим ярдәм күрсәтеләчәген белдерде.
«Энергетик» Мәдәният сараеның «Кайнар йөрәкләр» концерт төркеме, «Теремкәй» бакчасыннан Илария Глухова хәрбиләрне яңа җиңүләргә рухландырып, чыгыш ясадылар.