Түбән Камада гриппка каршы прививка ясату кампаниясе бара. Моның өчен поликлиникаларга барып, чиратта тору мәҗбүри түгел, ди белгечләр. Шәһәрдәшләр уңайлыгы өчен, мобиль пунктлар булдырылган. Бүген күчмә бригадалар 5 урында эшләде. Гадәттә, болар – эре сәүдә нокталары. Түбәнкамалыларда алар кызыксыну уятамы? Безнең төшерү төркеме Үзәк базарда булып кайтты.
Бер-бер артлы килеп торалар. Үзәк базар тирәсендәге күчмә лаборатория буш тормый. Бер сәгать эчендә 30лап кеше гриппка каршы прививка ясаткан.
Алар арасында Рәхилә Миңгалимова да бар. Түбәнкамалы сәламәтлеген ел да кайгырта.
Башта табиб пациентның хәлен сораштыра, тән температурасын үлчи. Каршылыклар булмаса гына, укол кадый. Мондый мобиль пунктларга түбәнкамалылар уңай карый. Поликлиникага барысы, чират көтәсе юк, диләр.
Быел шәһәр һәм районда яшәүче 170 меңнән артык кешегә прививка ясау планлаштырылган. Исемлектә – балалар, олы яшьтәгеләр, хроник авырулар белән интегүчеләр, шулай ук халык белән эшләүче төркем – медицина хезмәткәрләре, укытучылар, тәрбиячеләр.
Гөлия Нигъматуллина, Рафаэль Ракыйпов, Татарстан яңалыклары, Түбән Кама.