Татарстан Фәннәр академиясе бинасында күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Мансур Хәсәновка тантаналы рәвештә мемориаль такта куелды. Чара Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов, Республиканың беренче президенты һәм Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашында узды. Тулырак алдагы язмада.
Татарстан Фәннәр академиясенең беренче президенты Мансур Хәсәнов Академияне оештыруга һәм төзүгә күп көч куйган кеше. Күренекле галим һәм дәүләт эшлеклесе — Мансур Хәсәнов академиягә 14 елын багышлаган. Бу еллар республика өчен әһәмиятле чорга туры килә. Россия Федерациясендә үз Фәннәр академиясен булдырган беренче субъект Татарстан була.
Мансур Хәсән улы 1930 елның 25 июнендә Зәй районының Бигеш авылында туа, белемгә омтылышы аны башта китапханә техникумына , аннары Казан университетының тарих-филология факультетына укырга керергә мәҗбүр итә. Ул 20 елдан артык ТАССР Югары Советы депутаты булган, ә президент вазифасына керешкәнче ТАССР Министрлар Советы рәисенең беренче урынбасары һәм Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары булып эшләгән.
Мансур Хәсәновның эшчәнлеге күпсанлы орденнар һәм медальләр белән билгеләнде. Ә аны искә алырга күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, хезмәттәшләре һәм туганнары килде.
Мемориаль тактаның скульпторы — Тимофей Тюрин. Ә бу эштә Татарстан Язучылар берлеге башлап йөргән.
Миләүшә Гыйльфанова, Дамир Мөхәммәтханов, Татарстан Яңалыклары.