Бүгенге көндә Татарстанда өлкән яшьтәге кешеләр саны гомуми халыкның 24 процентын тәшкил итә. Бу хакта министрлар кабинетында узган брифингта Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте. Биредә пенсияләрне индексацияләү, инвалидларны пенсия белән тәэмин итү, өлкәннәр өчен компенсация түләүләре турында фикер алыштылар. Ел башыннан Татарстан социаль фондының Татарстан бүлеге тарафыннан миллионга якын дәүләт хезмәте күрсәтелде. Гыйнварда эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре 4,8% ка индексацияләнгән. Иминият пенсиясенә теркәлгән түләү күләме 7 567 сум тәшкил итте, картлык буенча — 20 614 сум.
Шулай ук, пенсиягә чыкканнан соң «Актив озын гомер» программасы кысаларында үз эшчәнлегеңне тормышка ашырырга мөмкин. Өлкән яшьтәге гражданнар арасында активлыкны сакларга ярдәм итүче «Өченче буын университеты», әдәби клублар, музыка һәм спорт секцияләре ачыла. Волонтерлык юнәлеше актив үсеш алган.