Апастан гуманитар ярдәм йөге озатылды. Җылы киемнәр, юрган, одеяллар, бәрәңге, кишер, суган, кызыл чөгендер Донецк шәһәренә юл алды. Мөһим әйберләр Рамазан мәчетендә җыелды. Урыннан безнең хәбәр.
Чит кеше бәласенә битараф булмаган райондашлар кулларыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Бу юлы апаслылар бакчада үстерелгән яшелчә уңышы, җылы киемнәр белән бүлеште.
Гуманитар ярдәм җыю авыл мәчетләрендә дә башкарылды. Район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев белдерүенчә, халык быел да гошер сәдакасын күпләп биргән.
Шулай итеп, халыктан җыелган яшелчәләр, җылы киемнәр Донецкка юл алды. Һәрберегезнең биргән сәдакасы кабуллардан булсын!
Ләлә Зәйнуллина, Гөлназ Вәлиева, Гадиль Галеев, Татарстан яңалыкалры, Апас районы.