Бүген Казанның Фәннәр академиясе бинасында күренекле дәүләт эшлеклесе, фәннәр академияскнең беренче президенты. профессор Мансур Хасановка мемориал такта ачыла. Әлеге Чарада Республика Рәисе Рөстәм Миңнехановның катнашуы көтелә. Әлеге мемориа тактаны ачу Фәннәр Академиясен барлыкка килү көненә дә багышлана. Мансур Хәсәнов шәхесе турында тулырак алдагы язмада.
Республикабызда күренекле шәхесләргә истәлек такталар ачылышы күркәм бер традиөия. Бер яктан, бу аларның исемнәрен мәңгеләштерү булса, икенче яктан яшләргә белемнәрен, дөняга карашларын киңәйтә.
Мансур Хәсәнов 1930 елның 25 нче июнендә Зәй районы Бигеш авылында күп балалы гаиләдә дөняга килә. Алабуга китапханә техникумын ,Казан университетын тәмамлап, ул фән эшендә 6 ел гына хезмәт куя , инде 1961 елда ук компартия өлкә комитетында эшли башлый – мәдәният һәм уку йортлары бүлекләрен җитәкли, гомумән идеология юнәлешен алып бара. 21 ел Татар мәдәнияте, мәгарифе, фәне Мансур Хәсәнов карамагында булды дияргә мөмкин, бу өлкәләрдәге бар мөһим карарлар аның аша үтә иде.
ТАССР Министрлар Советында озак еллар эшләү тәҗрибәсе туплап, ул республикада беренче булып Фәннәр академиясе булдыру идеясы белән чыга, Һәм1991 елның 30 сентябрендә татастанның беренче президенты Минтимер Шәймиев фәрманы белән Академиягә нигез салына. 1992 елда Мансур Хәсәнов академиянең беренче президенты итеп сайлана. Бу вазифаны ул 2006 елның мартына кадәр башкара һәм эш дәверендә галимнәр алдында зур абруйга ия була.
Татарстан Фәннәр академиясе Татарстанда яшәүче халыкларның гына түгел, бөтен Үзәк Евразиягә таралып яшәүче татар халкының да күп гасырлар буе тупланган тарихи-мәдәни мирасын фәнни әйләнешкә кертеп җибәрде. 1994 елда академия составында Татар энциклопедиясе институты ачылды. 1996 елда Тарих институтына нигез салынды. 1999 елда беренче «Татар энциклопедик сүзлеге» дөнья күрде. Ул Лондонда 30 мең данә тираж белән басылып чыкты. Тагын өч елдан «Татар энциклопедик сүзлеге» татар телендә дә дөнья күрде.
Шунсын да билгеләр үтәргә кирәк, күренекле галим, Татарстанның гомуми белем бирү, һөнәри-техник һәм югары мәктәбе, республиканың китапханә, музейлар, кино прокаты челтәре үсешенә зур өлеш кертте. Аның турыдан-туры катнашы ярдәмендә республикада медицина, педагогия, музыка училищелары ачылды. Мансур Хәсәнов биш монография һәм 300гә якын фәнни мәкалә авторы, бу хезмәтләре аның төрле чит илләрдә басылып чыкты. Аның бихисап хезмәт казанышлары югары дәүләт бүләкләре белән бәяләнде. Мансур Хәсән улы Хәсәнов 2010 елның 13 мартында 80 яшендә вафат булды, Казанда җирләнде.
2000 елда Мансур Хәсән улы Хәсәновның 70 яше уңаеннан узган тантанада Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, галимнең эшенә югары бәя биреп: «Узып баручы гасырда Татарстанның тарихына зур йогынты ясаган кешеләр рәтендә иң беренчеләрдән булып зур дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, галим, оештыручы Мансур Хәсән улы Хәсәнов исеме торыр, минем моңа бер тамчы шигем юк!» — дигән иде.
2005 елда «Татар энциклопедия сүзлеге»нең рус телендә (1999) һәм татар телендә (2002) булдыруга аерым бер өлеш керткәне өчен М.Х.Хәсәнов Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендә дәүләт премиясенә лаек булды. Мансур Хәсән улының хезмәт казанышлары башка югары дәүләт бүләкләре белән дә билгеләп үтелде.
Ул ике тапкыр «Хезмәт Кызыл Байрагы» ордены, «Халыклар дуслыгы» ордены, «Мактау билгесе» ордены, VI дәрәҗә «Ватан алдында казанышлар өчен», «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен», күпсанлы медальләр, мактау кәгазьләре белән бүләкләнде. Ул шулай ук «Татарстан АССРның атказанган икътисадчысы», «Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе» мактаулы исемнәре иясе. Мансур Хәсәнов Кол Гали исемендәге халыкара премия белән дә бүләкләнде.
Мансур Хәсән улы Хәсәнов 2010 елның 13 мартында вафат булды, ул Казанда җирләнде.