«Һәр җәүһәрдә — халкым тарихы!». Татарстанның мәдәни башкаласы» республика конкурсына Буа районы әнә шул исемдәге мәдәни –мәгърифәти чара тәкъдим итте. Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония бинасында узган Буа районы мәдәнияте көненнән Мөршидә Җиһан репортажы тәкъдим итте.
Сынатмас өчен филармония бинасының һәр мәйданчыгы гөрләп тора. Кем әйтмешли Гали дә Вәли дә үз эшендә .Ул арада кунаклар да түрдән уза. Гыйльми үзәк булу нәтиҗәсендә Буа районы югары уңышларга ирешкән шәхесләргә бай.Дәртле буа үзешчәннәре булдыра. Әнә бит таләпчән жюри әгъзалары да, кунаклар да түгәрәк уенга кушылды.
Буаның иң актив үзешчән коллективлар арасында Гөлҗамал да бар. Җырлаучылар да , биючеләр дә күп булды бу кичәдә.
Акча дигәннән күргәзмдә сәүдә эше дә гөрләде. Шаккатырлык кичне оештыруга Буа районының чуваш мәдәнияте үзәгенең Дуслык, Уяв коллективлары да үз өлешен кертте.Икенче лицей укучылары Буа көне бәйрәмендә түбәтәй уенын күрсәтте.
Буа районы уңганнары тудырган бәйрәм рухы күргәзмәләр залыннан сәхнәгә күчте.
Район башлыгының хәер-фатыйхадан соң филармония сәхнәсе Буа районының сәнгать осталарына тапшырылды.
Театральләштерелгән тамаша рәвешендә барган сәнгать кичәсендә күмәк чыгышлар, аеруча милли йолалар, тарихи вакыйгалар белән бәйлеләре зур кызыксыну уятты.Милли мәдәни мирасыбызның уртак, охшаш яклары күп.
Чуваш кызының кияүдә булуы баш киеменнән аңлашыла.
Мәдәни башкала фестиваль конкурсында һәр район диярлек үз төбәкләрендә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләренә, тарихи асылына нигезләнгән чыгышлар тәкъдим итә.
Буа районы мәдәни көненең уңышлы узуы белән котларга сәхнә түренә Буа якташлык җәмгыяте вәкилләре дә күтәрелде.
Татарстанның һәр районы әлеге фестиваль конкурс аша буыннан-буынга килгән гореф-гадәтләребезнең ни дәрәҗәдә саклануын, яңаруын чагылдыра. Шул исәптән Буа районы да Казан тамашачысына, таләпчән жюри әгъзаларына мәдәни тормышта кайнап яшәвен раслады.
Мөршидә Җиһан, Искәндәр Төмәнов Татарстан яңалыклары.