Алтын бәһасендәге алмаларны бүген Буа районында җыялар. Дәүләтшиннар гаиләсе 2017 елда кечкенә генә алма бакчасы үстерсә, хәзерге вакытта 30 гектар җирдә сирәк сортлы җиләкләр һәм алмалар үсә. Җимешләр хәтта 600 грамм авырлыкка җитә, моның серен алдагы репортажны карап белерсез.
Дәүләтшиннар гаиләсе өчен монда һәр алма – яшәртү көченә ия, алар гаиләгә яңа сулыш биргән. Бергә тормыш итә башлагач та, ире хатынына алма бакчасы бүләк итәргә вәгъдә итә. Ләкин, бакчаның мондый масштаблар алуы хәтта хыялда да булмый. Хәзер әлеге пар буш вакытларын икәүдән-икәү, гаилә плантациясендә үткәрә.
Алма бакчасын тарихи урында ясау – уңышлы карар булып чыга. Ата-бабалар урынны ничек сайларга икәнен яхшы белгәннәр — калкулык, авышлык бар, ике яктан чокырлар белән әйләндереп алынган, бу — кыраулардан коткара. Шуңа күрә Дәүләтшиннар фермасында бер агач та өшеми.
Сортларны сайлап алу өчен җимешне татып карыйлар. Ошый икән, димәк, Дәүләтшиннарда да үсәчәк. Бу бакчада төскә тәмгә нинди генә алма юк. Шуңа күрә халык та бик тиз яратты. Алма алырга бөтен республикадан киләләр. 30 гектар бакчаның уңышын тулысы белән алып бетерәләр. Коелганнарын сок җитештерү өчен алалар, агачтагы алмалар – шунда ук сатып алучыларга китә. Күбесен хәйрия фондына җибәрәләр. Махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм буларак. Анда да туган якның хуш исен һәм кайгыртуын тойсыннар.
Миләүшә Гыйльфанова, Эльмира Җәләева, Альберт Сафиуллин, Татарстан яңалыклары.