Туган телләрен өйрәнү өчен Түбән Камада тиешле шартлар тудырылган. Мәгариф идарәсе җитәкчесе телләр турындагы законнарны гамәлгә ашыру комиссиясе утырышында шулай дип белдерде. Безнең районда 8 милли мәктәп эшләп килә. Шуларның 7се – татар һәм бер чуваш гимназиясе.
2 гимназиядә татар теле дәресе бара. Уку процессын мавыктыргыч үткәрү өчен педагог кызыклы алымнар куллана. 23 еллык стажы булган Алинә Минһаҗеваның фикеренчә, укучыларда кызыксыну уяту өчен замана белән бергә атларга кирәк.
Туган телдә белем алу, милли тәрбия мәсъәләләре турында бүген махсус комиссия вәкилләре дә фикер алышты. Утырыш Б. Урманче исемендәге 2 нче гимназиядә узды. Очрашу урыны очраклы сайланмый. Әлеге уку йортында милли тәрбиягә зур игътибар бирелә.
Балалар туган телләрен өйрәнү өчен Түбән Кама шәһәре һәм районында тиешле шартлар тудырылган. Мәгариф идарәсе җитәкчесе телләр турындагы законнарны гамәлгә ашыру комиссиясе утырышында шулай дип белдерде Бездә 8 милли мәктәп эшләп килә. Шуларның 7се – татар һәм бер чуваш гимназиясе.
Милли тәрбияне кечкенәдән башларга зарур, ди белгечләр. Түбән Кама шәһәре һәм районындагы 22 балалар бакчасында укыту туган телдә алып барыла. Башкаларында – татар төркемнәре эшли.