Ипи-булка әйберләренең сыйфаты иң элек нинди оннан пешерелүенә бәйле. 2023 ел икмәге ничек килеп чыга? Хәбәрчебез бәяләде.
Комбинатка онны сайлап кына кайтарсалар да, биредәге лабораториядә чималның сыйфатын барлык параметрлар буенча яңадан тикшерәләр. Дымлылыкка гына түгел, уннарча күрсәткечләр буенча. Икмәк комбинатында 36 ел хезмәт куючы лаборант Лилия Багитова әйтүенчә, оннын ниндилегенә икмәк-булка пешерү процессы тулысынча бәйле. Бигрәк тә җилемчәлелек зур роль уйный.
Ипи камырын басканны күзәтү үзе бер кызык. Камырга һәм ингредиентны төгәл рецептура буенча салалар — он, тоз, шикзр комы. Аннары хезмәткәрләр полуфабрикат белән сыемнарны җиңел генә этеп йөртеп куялар, ә аларның һәрберсендә 110-150 килограмм камыр. Комбинатта тәүлегенә өч тоннага якын ипи-булка әйберләре чыгарыла.
Менә яңа уңыштан пешерелгән ипиләр пешеп тә чыктылар. Кайнар, тәмле исләр аңкыйлар. Кыскасы, уңганнар. Аларда барысы да тупланган – игенчеләр тире дә, белгечләр хезмәте дә, сирәк яңгырлы кояшлы җәй төсмере дә.
Рөстәм Әхмәдуллин, Илнур Кадыйров, Татарстан яңалыклары.