Азнакайдан Донецк һəм Херсон өлкəлəренə чираттагы гуманитар йөк əзерлəнде. Əлеге саваплы эштə район халкы, житəкчелəр, хезмəт коллективлары катнашты. Ярдəмнең төп өлеше, хəрбилəр үзлəре сораган кирəк — яраклардан тупланды.
Районнан ике машинада биш тонна гуманитар йөкне, ул юлларны белə торган тəжрибəле шоферлар илтə. Иң мөһиме — исəн — имин барып житеп, югалтуларсыз тиешле урыннарга илтеп тапшыру. Ə хəрбилəребез рухи көч, ныклык белəн тиз арада Жиңүне якынайтсыннар. Бу-һəркемнең изге телəге.
Əлфия Иксанова, Алмаз Иксанов, Татарстан яңалыклары, Азнакай районы.