Татарстан республика шефлыкка алган шәһәрләр — Лисичанск һәм Рубежное халкына алга таба да ярдәм күрсәтәчәк. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең Telegram-каналында шулай дип белдерде.
«Казаннан Лисичанск һәм Рубежноега гуманитар ярдәм төялгән 10 йөк машинасы озаттык. Азык-төлектән тыш, Татарстан Республикасы районнары җылы киемнәр һәм урын-җир әйберләре дә җыйды», — дип шәрехләде ул Луганск Халык Республикасына гуманитар йөк озатуны.
«Бу – без шефлыкка алган төбәкләрдә яшәүчеләр өчен бик тә кирәкле әйберләр. Балаларга дәреслекләр сатып алдык!» — дип ачыклык кертте ТР Рәисе.
Россия Украинада махсус хәрби операцияне 2022 елның 24 февраленнән бирле үткәрә, аның инициаторы – РФ Президенты Владимир Путин. Россия Хөкүмәтендә күп тапкырлар белдерүләренчә, махсус операция тиешле максатка ирешкәнче дәвам итәчәк.