Республикада көнбагыш уңышын җыю дәвам итә.Апас районының “Шаһабиев” крестьян-фермер хуҗалыгында быел барлыгы 485 гектар мәйданда көнбагыш үстергәннәр. Соң гына өлгерә торган әлеге культура уңышын җыю эшенә, алар районда беренчеләрдән булып керешкән. Инде эшләр тәмамлану алдында. Бер гектарга уңыш уртача 25 центнер чыга. Әлеге культура май алу өчен кулланыла. Эш барышы һәм тырыш хезмәткәрләр турында алдагы язмада.
“ШаҺабиев” крестьян-фермер хуҗалыгы көнбагыш үстерү белән 2019 нчы елдан бирле шөгыльләнә. Быел кыр хезмәтчәннәре аны җыю эшенә иртәрәк керешкән. Чөнки узган елларга караганда чәчелүе дә иртәрәк, апрель ахырында булды.
207 гектарлы көнбагыш басуында 3 комбайн эшли. Уңышны 3 трактор ташып тора. Мәсгуть Фәйзуллин -хуҗалыкның иң тәҗрибәле механизаторы. 1977нче елдан бирле техникада ул. Бүгенге көндә лаеклы ялда булса да, хезмәт юлын дәвам итә. Җир, техника эшенең бөтен нечкәлекләрен белеп башкара.
Мәсгуть әфәнденең кияве Алмаз Сәлахетдинов та “ШаҺабиев” крестьян-фермер хуҗалыгында эшли. Комбайнда көнбагыш суктыра. Нинди генә техникага утырса да, хезмәтен яратып, җиренә җиткереп башкара ул. Хуҗалыкта эшләгән кешегә хөрмәт зур. Өстәмә ярдәм чаралары да күрелә. Быел, мәсәлән, биредә эшләүче һәркемгә йортларына кондиционерлар урнаштырылды. Хезмәт хакларын да вакытында алалар.
“Шаһабиев” хуҗалыгы яңа технологияләргә нигезләнеп эшли. Мәгълумат итеп әйтсәк, аларның 1600 гектар мәйданда җирләре бар. Быел барлыгы 4350 тонна уңыш җыеп алганнар.
Гөлназ Вәлиева, Гадиль Галеев, Татарстан яңалыклары, Апас районы.