Чыгарылышыбызны татар халкының күренекле шәхесләренә багышланган сәхифә белән дәвам итәбез. Бүген сүз, татарлардан беренче профессор-химик, академик Арбузов хезмәтен дәвам итүче Гыйлем Камай турында. Башкалабыз Казанда һәм аның кече ватаны Тәтеш шәһәрендә күренекле галимнең исеме белән йөртелә торган урам бар. Ел саен Камай укулары уздырыла. Гыйлем Камай тормышы белән тулырак , татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, профессор, академик Искәндәр Гыйләҗев таныштыра.