Сентябрь аеның соңгы атнасында Казан шәһәрендә һәм төбәк районнарда нинди спектакльләр уйнала, нинди чаралар көтелә.Әйдәгез, бергәләп барлыйк.
28 нче сентябрь көннәрне Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында “Өйләнәм.tat» спектакленә чакырабыз. Раннур исемле яшь журналист социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә өйләнергә теләвен хәбәр итә һәм кызларны «кастингка» чакыра. Кыз сайлап алу барышында егет нинди маҗаралы хәлгә юлыга? Очрашуга нинди кызлар килә? Бу турыда спектакльне карап белерсез.
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Татарстан Республикасында беренче тапкыр, балалар һәм яшүсмерләр өчен, «Татар теле – сәхнә теле» дип аталган кызыклы һәм үзенчәлекле спектакль-дәрес тәкъдим итә. Спекльга билетны “Пушкин картасы” ярдәмендә сатып алырга мөмкин.
Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында “Диләфрүзгә дүрт кияү ” спектакле. Авылның дүрт егете дә гүзәл Диләфрүзнең йөрәген яуларга җыена, ә менә кыз үзе аларның кайсын сайлар?..Комедия Туфан Миңнуллинга хас нечкә юмор белән сугарылган, күңелле, дәртле җырлар белән үрелеп бара, мәхәббәт сере турында сөйли.
Казандагы Салих Сәйдәшев музеена рәхим итегез. Музейның беренче катында даими рәвештә, иҗади кичәләр, композиторлар һәм башкаручыларның концертлары уздырыла. Экспозиция музей бинасының икенче катында урнашкан. Аның үзәге «Ак бүлмә» булып тора. «Ак бүлмә» композиторның яктылыгын, чисталыгын чагылдыра, шуңа күрә бүлмә ак төстә, ләкин бирегә кунаклар керә алмый. Башка бүлмәләр композитор тормышының һәм иҗатының төп чорлары белән таныштыра.
26 нчы сентябрь көнне Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының 90 еллыгына багышланган «Тинчуринда кунакта» дип исемләнгән Экскурсия квест уздырыла. Нәни дусларны кызыклы уеннар, күңелле музыкаль тәнәфес, Төрле әкият геройлары белән истәлеккә фотога төшү көтә.
Милли музейда “Мы – русские” дип исемләнгән күргәзмәгә ачылда . Биредә 19 нчы гасырның беренче яртысында тәкъдим ителгән экспонатлар һәм этнографик фотографияләр рус мәдәниятенең байлыгын һәм үзенчәлеген чагылдыра. Күргәзмә кысаларында рус халкының милли костюмына һәм гореф-гадәтләренә багышланган тематик лекцияләр узачак. Күргәзмә 11 октябргә кадәр эшли.
25нче августан башлап 29 нчы декабрга кадәр «Хәзинә» Милли сәнгать галереясендә Харис Якупов, Зөфәр Гыймаев һәм тагын бик күп рәссамнарның эшләре тупланган күргәзмә эшли. Биредә 70тән артык картина тупланган.