Бу атнада Казанның җәмәгать траспортларында юл йөрү өчен кондукторсыз түләү системасы эшли башлады. Әлеге үзгәрешләрнең уңай һәм тискәре якларын хәбәрчебез Миләүшә Гыйльфанова белеште.
Кондукторсыз түләүнең үзенчәлекләре белән «Метроэлектротранс» оешмасы генераль директорының эксплуатация буенча урынбасары Алексей Сидоров таныштырды.
10 ел трамвай йөртүче булып эшләүче Миләүшә СалИхова, кондукторсыз түләү җайланмалары кую, йөртүчеләр өчен дә, пассажирлар өчен дә эшне җиңеләйтә ди.
Пассажирлар да үзгәрешләрне уңай кабул итте.
Атна дәвамында Казан юлларына кондукторсыз 22 ләп маршрут чыгуы планнаштырыла.
Миләүшә Гыйльфанова, Альберт Сафиуллин, Татарстан Яңалыклары.