“Мәгариф” милли проектының «Заманча мәктәп» федераль программасы кысаларында Татар Суыксу урта мәктәбендә «Үсеш ноктасы” кабинетлары ачылды. Махсус җиһазланган әлеге бүлмәләр химия биология һәм физика фәннәрен тирәнтен өйрәнүгә йөз тота.
9 нчы сыйныф укучысы Рузия Корбанова тәҗрибә ясап күрсәтә. Химия дәресләрен менә шундый шөгыльләр өчен яратып көтеп алалар . Федераль проект кысаларында аларның мәктәбендә Үсеш ноктасы кабинетлары булдырылган.
Мондый тәҗрибәнең кирәклеген химия-биология фәне укытучысы да куәтли. Махсус җиһазландырылган класслар укучылар өчен өстәмә мөмкинлекләр ача.
“Заманча мәктәп” федераль проекты кысаларында агымдагы елда Татар Суыксуы мәктәбенең 3 кабинетында 1 млн сумнан артык ремонт эшләре башкарылган. Химия, биология һәм физика кабинетлары төзекләндерелеп, аларга 1 млн 500 мең сум күләмендә техник җиһазлар кайтартылган.
Татар Суыксу урта мәктәбендә бүгенге көндә 63 бала белем ала. Мондый өстәмә мөмкинлекләр киләчәчктә дәресләрне кызыклы итүгә һәм укучыларның киләчәген формалаштыра.
Регина Салахова, Ләлә Зәйнуллина, Татарстан яңалыклары. Актаныш районы.