Зәй районы урманнарында ул һәр сукмакны белә, төзүче булып эшләгән Юфар Садыйков турында, шулай диләр. Аның мавыктыргач мәшәкатьләре турында алдагы язмада.
Юфар Садыйков үз хуҗалыгындагы терлекләрне генә түгел, кыргый хайваннарны да кайгырта. Пошиларга тоз куя, кабан дуңгызларына ашарга ташый. Менә 15 ел инде ул урманда – егерь булып эшли. Кечкенәдән табигатьне, киек җанварларны үз итеп үскән ир-ат бу эштән куркып тормый.
Эшләү дәверендә күп кенә кызык та, кызганыч та хәлләргә юлыгырга туры килә аңа. 82 яшьлек Юфар Садыйков кышкы салкыннарда да көрт ерып урманга ашыга. Яңгыр дими, кар дими бушаган җимлекләрне эзләп, ул чакрымнар әйләнә. Урман җәнлекләре турында исә егерь озаклап сөйли ала.
Урмандагы җәнлекләр үсемлек, яфрак белән генә тукланмый. Аларга да тоз, печән, икмәк кебек азык кирәк. Болар хайваннарның төрле авыруларга каршы торучанлыгын арттыра, салкыннарны тыныч кына кичерә алырга ярдәм итә. Хәзер исә җәнлекләр кышкы чорга әзерләнә.
Һәр төр хайванга үз буена туры китереп утлыклар әзерләнгән. Аларны да Юфар Садыйков яңартып тора.
Лаеклы ялда булса да , Юфар Садыйков урманны ташламый. Эш дип түгел, рухи азык алыр өчен бара ул анда.
Әдилә Борһанова, Максим Майоров, Александр Тимофеев, Татарстан яңалыклары, Зәй районы.