Татарстанда бер атна эчендэ короновирусның 77 очрагын теркәгәннәр.Авыруларның яңа дулкынын октябрьдә көтәләр. Вәзгыятьне «Пирола дигэн яңа штамм бозырга мөмкин, әлегә Россиядә ул юк. Теманын дәвамы адагы язмада.
Роспотребнадзорның соңгы мәгълүматларына караганда, соңгы атнада гына Россиядә- «короновирус» диагнозы белән 11 мең 516 кеше карантинга җибәрелгән. Яңа «Пирол» дип исемләнгән штамм барлыкка килде, шул сәбәпле Россия Хөкүмәте Йортында инде битлек режимын керттеләр, Мәскәүдә резерв госпитале эшли башлады
Россиягә әлеге вирус җәйге яллардан соң, океан артыннан килде. — Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы әлеге яңа төр вирус, Израильдә барлыкка килде дип белдерде, шулай ук Дания, Америка Кушма Штатларында да теркәлгән. Авыруларның сезонлы үсеше дә, йогынты ясады. Татарстанда бер атна эчендә генә дә 77 короновирус очрагы теркэлгэн.
Блицы
Әлегә билгеле булганча, «Омикрон» штаммы астында булдырылган вакциналар да, «Пирола» вирусы өчен нәтиҗәле .
Мәҗбүри битлек режимын кертергә җыенмыйлар, әмма һәрберебездә шәхси җаваплылык булырга тиеш. Битлек кию һәм гигиена таләпләрен үтәргә кирәк.
Шулай да кабат пандемия турында сүз бармый — хэтта резерв ковид госпитален ачу да — планлы. Кайбер чикләүләр генә кертелергә мөмкин. Авыруларның көчәюен әлегә октябрь башында көтәләр.
Чулпан Әмири, Диана Дасаева, Искэндэр Томэнов. Татарстан Яңалыклары.