Шушы көннәрдә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Рүзәл Юсуповның 85 яшьлек юбилее булып узды. Бөтен гомерен фәнгә, татар теленең чисталыгын саклауга багышлаган галимнең юбилей кичәсеннән Мөршидә Җиһан репортажы.
Татарстан фәннәр академиясе академигы дәрәҗәсенә ирешкән зур галим — Рүзәл Юсупов заманында диссертацияләрнең икесен дә иске язу машинкасында үзе бастырган. Миңа чыныгып үскән авыл малае булуым булышты ди ул үткәрнәрне барлап.
Максат куеп эшләү нәтиҗәсендә Рүзәл Юсупов тарафыннан 350 гә якын фәнни хезмәт, шул исәптән 13 монография языла. Рус һәм татар телләренең чагыштырма типологиясе буенча галим үз фәнни мәктәбен тудыра. Нәкъ шул хакта галимнең фәнгә керткән хезмәтен Рияз Минзарипов билгеләп үтте. «Күпьеллык намуслы фәнни-агарту эшчәнлеге һәм яшь белгечләрне әзерләү эшендә зур өлеш керткәне өчен» Казан федераль университеты исеменнән Мактау грамотасы һәм истәлекле бүләк тапшырды.
Республика өчен иң мөһим документларны шул исәптән Татарстан Конституциясен эшләүдә дә Рүзәл аганың өлеше зур.
Әле академиядә аңа ихтыяҗ зур. Рифкать Миңнеханов билгеләп үтүенчә Гуманитар һәм техник өлкәләрне берләштереп алып баруда академик Рүзәл Юсуповның ярдәме дә кирәк. Тәҗрибәгә таянмый булмый. Эш дәверендә ул ничә буын белгечләр әзерләгән. Юбилярны котларга килгән Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин да Рүзәл Юсуповның укучысы.
Әйе, юлны ярып баручылар да шактый. Юбилей кичәсе үткәрелгән институт директоры Рәдиф Җамалетдинов өчен Рүзәл Йосыпов остаз да, коллега да, киңәш бирүче дә.
Кичәгә шулай ук академикның күп санлы шәкертләре, хезмәттәшләре, якыннары килгән иде. Барысы да юбилярга иң изге теләкләрен юллады. Татарстан фәннәр академиясе академигын без дә Татарстн дәүләт телерадиокомпаниясе исеменнән дә котлыйбыз. Хезмәт юлын ул радиотапшырулар һәм телевидение буенча республика комитетында тәрҗемәче, мөхәррир булып башлаган.
Мөршидә Җиһан, Ирек Хәмидуллин. Татарстан яңалыклары.