Хәзер «Дәүләт хезмәтләре» кушымтасы ярдәмендә электрон рәвештә булдырылган шәхесне раслаучы документлар кәгазьдәге документларга тиңләштереләчәк. Указ хокукый мәгълүматлар рәсми сайтында чыкты.
Документтан күренгәнчә электрон документны үз теләгеңә карап күрсәтергә мөмкин булачак. Шул ук вакытта мобиль кушымтада шифрлау чараларыннан да файдаланыла.
Моннан тыш, РФ Президенты Хөкүмәткә интернет аша тапшырырга мөмкин булган документлар исемлеген төзергә кушкан. Хөкүмәт шулай ук «Дәүләт хезмәтләре» кушымтасыннан файдалану тәртибен, мәгълүматлар составын һәм аларны эшкәртү ысулын расларга тиеш.