Узган атнаның төп сәяси вакыйгасы Рәиснең Дәүләт Советына еллык юлламасы. Рөстәм Миңнеханов киләсе елны республикада фәнни-технологик үсеш елы дип игълан итте. Узган елдагы кебек үк, Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залына иң яхшы аграрийлар, халыкара олимпиадаларда җиңүчеләр, махсус хәрби операциядә катнашучы батырлар чакырылган иде. Бу темага юлламаның беренче өлеше багышланды.
Рөстәм Миңнехановның парламент юлламасын Татарстан парламентарийлары игътибар белән тыңлады. Традиция буенча залга Дума депутатларын, җәмәгатьчелек, сәяси партияләр вәкилләрен, шәһәр һәм район башлыкларын, сәнәгатьчеләрне чакырдылар. Төп темадан тыш – махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү, спортны үстерү, фәнни-технологик үсеш.
Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов киләсе 2024 нче елга Татарстанның төп үсеш юнәлешләрен билгеләде. Республика Дәүләт Советына еллык юлламасы 1 сәгать тә 10 минут дәвам итте, һәм әйтергә кирәк һәр татарстанлының тормышыа кагылышлы бик күп өлкәләрне колачлады. Төп темаларның берсе махсус хәрби операциягә багышланды. Биредә Махсус хәрби операиядә катнашучылар, шулай ук хәрби династияләр вәкилләре дә бар иде. Республика Рәисе барлык җаваплы министрлыкларга һәм ведомстволарга мобилизацияләнүчеләргә, хәрбиләргә, аларның гаиләләренә ярдәмне дәвам итәргә күрсәтмә бирде.
Әгәр дә гуманитар ярдәм турында сөйләсәк, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, безнең республикадан 4 мең тонна гуманитар ярдәм җибәрелгән. Бу татарстанлыларның да зур хезмәте, гуманитар ярдәмне җирлекләрдә, районнарда, Авылларда оештыручылар да чакырулы иде.
Шулай ук Республика рәисе еллык юлламасында милли мәгариф мәсьәләләрен дә күтәрде. Ул ике дәүләт телен куллану өчен бөтен шартлар тудырырга кирәклеген ассызыклады. Бу мәсәләдә укытучыларның роле биниһая зур. Залда остазлар, укытучылар да бар иде.
Юлламаның төп темалары арасында — халыкара сәясәт, Татартстан икътисады. Тулаем алганда, бөтен ил икътисады тотрыклы. Бүген хезмәт куя торган барлык предприятиеләрнең да бу эштә зур өлеше кергән. Рөстәм Миннеханов әйтүенчә, бу предприятиеләрнең берсе дә, ябылмады, үзенең хезмәткәрләрен, җитештерү темпларын югалтмады, киресенчә, үзләренең икътисадый күрсәткечләрен күтәреп, шуның белән Татарстан икътисадын яхшырталар. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов республикада медицина ярдәме системасын яңарту, югары медицина технологияләренә өйрәнү, балалар тууны арттыру, гомерне озайту буенча күләмле эш башкарылганын билгеләп узды.
Быелгы еллык юлламасында Республика Рәисе тормышның барлык өлкәләренә аерым игьтибар биреп тукталды. Яңа бурычлар куелды, Татарстан халкының тормышын тагын да яхшырту бурычы билгеләнде. Юлламаның көтелгән яңалыгы- киләсе 2024 нче елның фәнни-технологик үсеш елы дип билгеләнүе булды. Республика Рәисе нәкъ менә яшүсмерләр һәм балалар фәнни үзәкләренә, фәнгә һәм балаларны әзерләүгә зур игътибар бирелергә тиешлеген ассызыклады.
Рәис юлламасы белән парламентарийлар үзләре дә тәэсирләнде. Алар эшчәнлекнең төрле өлкәләрен һәм төрле сәяси партияләрне тәкъдим итә, әмма бәяләмәләрдә бердәм булып чыкты.Рәис Юлламасыннан соң парламентарийлар Дәүләт Советы утырышына җыелдылар.
Халык сайланучылары Бюджет кодексына үзгәрешләр кертте, электр двигательләре булган автомобиль хуҗалары өчен салым ташламалары урнаштырдылар, гамәлдәге Җир кодексын һәм җир асты байлыкларыннан файдалану турындагы законнарны төзәттеләр. Моннан тыш, депутатлар федераль фән һәм югары белем министры Валерий Фальковка илнең югары уку йортларының спорт-савыктыру лагерьларын реконструкцияләү турында мөрәҗәгать итте. Профильле комитет башлыгы Айрат Зарипов фикеренчә, проблеманы федераль максатчан программа хәл итә ала. Өстәвенә, төбәкләр бу инициативаны хуплый. Фәрит Мөхәммәтшин министрга мөрәҗәгатьне шәрехләп, хезмәттәшләреннән Дәүләт Думасының профиль комитетлары белән активрак эшләүләрен сорады.
Парламент үзәге фойесында халык сайланучыларына Татарстанның чигелгән картасын тәкъдим иттеләр. Грандиоз проект республиканың Мәдәният министрлыгы инициативасы буенча гамәлгә ашырылды. Осталар чигү техникасы һәм сурәтләрнең символы турында сөйләделәр. Киндер төзегәндә республиканың 43 районыннан һәркайсының мәдәни-тарихи һәм географик үзенчәлекләре исәпкә алынган. Парламентарийлар белән бергә Татарстанның гадәти булмаган картасын республиканың Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә бәяләде.
Дәүләт Советында Фәрит Мөхәммәтшин Татарстаннан Дәүләт Думасында сенаторлар һәм депутатлар белән киңәшмә үткәрде.
Киләсе елга һәм 25 нче 26 нчы елларның планлы чорына социаль-икътисадый үсеш фаразының төп параметрлары, шулай ук республика икътисадына федераль акчаларны җәлеп итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Барлык финанс-икътисадый параметрларны вице-премьер — Икътисад министрлыгы башлыгы Мидхәт Шаһиәхмәтов һәм финанс министры Радик Гайзатуллин яңгыратты. Фәрит Мөхәммәтшин закон чыгару инициативаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләренә тагын бер кат тукталды. Хәзер Дәүләт Думасында Татарстаннан алты закон чыгару инициативасы карала.
…..