Шушы көннәрдә Буадан махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен чираттагы гуманитар йөк озатылды. Якташларга ярдәм исемлегендә УАЗ автомобиле, сезонлы киемнәр, посылкалар, тагын бик күп кирәк-яраклар. Колоннаны район җитәкчелеге, сугышчан хәрәкәтләр ветераннары белән беррәттән безнең төшерү төркеме дә озатып калды.
Юлга өч автомобильне әзерләделәр. Аларның берсендә махсус ремонтланган УАЗ. “Буханка” алга таба СВОдагы егетләргә хезмәт итәчәк. Калган әрҗәләрдә тартмалар, исмеле посылкалар.
Шулай ук бу юлы да тактик носилкалар һәм маскировкалау җәтмәләре төяп җибәрделәр. Игорь Попов гуманитар йөк төягән килеш бу юлы бишенче тапкыр юлга кузгала. Әфгансанда чыныгу алган сугышчан хәрәкәтләр ветеранын юлның катлаулы булуы да куркытмый.
Бу юлы барлыгы 3.5 тонна гуманитар йөк төялде. Ул хәзерге вакытта безнең якташларыбыз хезмәт иткән өч юнәлештә алып барып таратылачак.
Гуманитар йөкне җиткерү буенча делегацияне район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова җитәкли.
Рөстәм Әхмәдуллин, Илнур Кадыйров, Татарстан яңалыклары.