Чүпрәлеләр Татарстанның мәдәни башкаласы исеме өчен көрәшкә кушылды. Мәгълүм булганча Быелдан Татарстанда муниципаль бәйрәмнәрнең Мәдәният көннәрен үткәрү традициясе яңартылды. Чүпрәле районы Казан халкына нинди мәдәни тамаша әзерләп килгәнен хәбәрчебез Мөршидә Җиһан күреп кайтты
Чүпрәле районы бер көнгә Казанга күченгән диярсең. Алты автобус белән 300 гә якын кеше Чүпрәленең мәдәни башкала булуын исбат итәргә җыена. Сүздә түгел, гамәлдә!
Сөмбелә ансамбле чыгышыннан Московский мәдәният үзәге бер мәлгә Мәскәүскийгә әйләнде. Шул ук максат белән килгән Чүпрәле сәнгать мәктәбе укытучысы Ольга Ефимова укучылары да чыгыш ясарга әзерләнә.
Без Рус халык вокаль ансамбле. Калинушка исемле. Оешуыбызга 30 елдан артып китте. Бездән башка Чүпрәледә бер концерт та үтми.
Чүпрәле — күпмилләтле район. Районда 52 авыл җирлегенең 22сендә чуваш халкы вәкилләре яши.
Ансамбльләренә “Чепрель” дигән атаулары юкка түгел “Чепрель” Чүпрәле дигәнне аңлата. Ә Чүпрәле тарихы кыскача театральләштерелгән тамаша аша аңлатылды.
Чүпрәле мәдәнияте көненә бәя бирергә килүчеләрне генә түгел һәрвакыт әнә шулай зурлап, ипи тоз якты –йөз белән каршы ала кунакларны чүпрәлеләр
Мактанырлыклары да бар Узган елгы күрсәткечләр буенча Чүпрәле районы мәдәният юнәлешендә беренче урында.
Зур өлеш кертүләрен жюри әгъзалары да бәяләде. Чүпрәле районы уңганнары җитештергән җиләк –җимеш, сөт ,ит ризыклары, бал. Барысы да бар Безнекеләр эшли белә ди Чүпрәле бәйрәменә килүчеләр.
Чүпрәлеләр шатлыгын уртаклашучылар арасында хәтта Төркиядән килүчеләр дә бар. Очраклы туры килсә дә бик ошаткан .
Рәхмәтле кунаклар һәм якташларны шаккатырасы чараларның әле башы гына булган.
һәр чорның мәдәнияте үзеннән соң эз калдыра. Шулай каен тузыннан ясалган әйберләр дә жюри игьтибарын җәлеп итте.
Чүпрәле мәдәниятеп көне үзешчән сәнгать әһелләренең концерты белән дәвам итте. Икмәк булса, җыры да була. Күптәнге, еш кабатлана торган әйтем булса да, ул бүген үзенең актуальлеген югалтмый.
Чүпрәле гербы да үзенчәлекле . Милли бизәкләр төшерелгән сөлге район халкының республика мәдәниятенә, фән, сәнгать һәм әдәбиятына зур өлеш кертүен сурәтли.
Юк безнең гореф гадәтләр әле тарихта гына калмаган. Әнә бит чүпрәлеләр ничек күркәм итеп үткәннәрне белән бүгенгене тоташтыра белә. Рәт рәт тыгызлап тукылган җепләр күпмилләтле чүпрәле халкының дуслыгын, үзара татудлыгын чагылдыра.
Мөршидә Җиһан. Александр Решеткин Татарстан яңалыклары.