Быел Казанда ягып җылыту сезонын сентябрьнең егермесе тирәсендә башларга ниятлиләр. Бу турыда Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин белдерде. Казанда алты җылылык чыганагы да сезонга әзер.
Исегезгә төшерәбез, җылылык уртача температура плюс сигез градуска җитеп, 5 көн эчендә әлеге температура сакланса, бирелә иде.
Бүген җылыту сезонына багышланган брифинг уза. Бу турыда тулырак язманы безнең киләсе чыгарылышларда карый аласыз.