Хәерле көн, мөхтәрәм телевизор караучылар! Татар матбугаты ниләр турында яза дигән сорауга бергәләп җавап эзләүне дәвам итик.
Үткән атна азагында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына юллама белән чыккан иде. Ул анда Татарстанны илнең терәк төбәге дип атады. Казанышларыбызның нигезендә исә татарстанлыларның республикага тугрылыгы hәм Ватанга мәхәббәте ятуын әйтте , киләсе елны Татарстанда Фәнни-технологик үсеш елы дип игълан итте. “Ватаным Татарстан” газетасы әлеге юлламаны hәм шуңа бәйле указны бастырып чыгарган. Бер ел дәвамында шунда куелган бурычларны үтисе генә кала безгә. Ахыры сөенечле булсын!
Газетадагы барыбызга да кагыла торган тагын бер язма “Соңгы юлның бәясе” дип атала. Газета журналисты авылларга каладан мәет кайтарып җирләүнең күпме торганлыгы белән кызыксынып, бу өлкәдәге вәзгыятне ачыклаган. Бөтен нәрсәнең дә үз бәясе булганда авыл зиратын карага дип бирелгән биш мең сум акчадан зарланып торырга кирәкмәс иде дигән нәтиҗә белән килешмичә дә булмыйдыр.
“Шәхри Казан” газетасы беренче битенә бер кансызы харап иткән аккошларның ятим калган бәпкәләрен үстерүче мәрхәмәтле кешеләр турындагы язманы чыгарган. Шулай инде- ак hәм кара төс янәшә булган кебек адәмнәрнең дә мәрхәмәтлеләре hәм каты бәгырьле, юнсезләре була. Начарларыннан Аллаh сакласын!
Ә яхшы кешеләргә- әдәби әсәр укудан рәхәтлек ала белүчеләргә “Казан утлары” журналының сентябрь санында азык җитәрлек. Мәскәүдә яшәп русча иҗат итүче Шамил Идиятуллинның сәерсымак хикәясенә теше үтмәгәннәр Рафис Корбанның тарихи шәхесләребез тормышына нигезләнеп язылган “Артык кешеләр” романының hәм Галимҗан Гыйльмановның “Иблис коткысы” кыйссасының дәвамнарын, Кәрим Кара белән Гөлнур Сафиуллиналарның хикәяләрен рәхәтләнеп укыр дип уйларга кирәк. Шигъри җанлы укучыларга да җан азыгы алырдай тезмә әсәрләр бар журналның бу санында.
Хатын-кызларыбызга атап чыгарылучы “Сөембикә” журналынының сентябрь санындагы “Юк, еламыйм” дигән язманы күпләр күз яшен тыеп укыганнардыр. Тормыш сынауларына бирешмичә, аягын югалтып та сокланырлык итеп яшәүче татар хатынының сабырлыгына, ихтыяр көченә исләр китәрлек. Ә бит күпме типсә тимер өзәрлек ир-атлар, җитешле гомер кичерүче хатын-кызларыбыз тормыштан зарланып гомер үткәрә. Күрәсең,адәм баласы булганын югалтмыйча торып барына шөкер итеп яши белмидер. Андыйлардан булмасак иде дигән теләктә бүгенгә сезнең белән саубуллашам. Исәнлектә күрешик!