Казанда, Салих Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залында, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итте. Ул якындагы елга республика үсешнең төп юнәлешләрен билгеләде һәм киләсе ел Фәнни-технологик үсеш елы билгесе астында узачак. Тулырак алдагы язмада.
Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов киләсе 2024 нче елга татарстанның төп үсеш юнәлешләрен белгеләде. Республика Дәүләт Советына еллык юлламасы 1 сәгать һәм 10 минут дәвам итте, һәм әйтергә кирәк һәр татарстанлының тормышының бик күп өлкәләрен колачлады. Төп темаларын берсе махсус хәрби операциягә багышланды. Махсус хәрби операиядә катнашучылары, шулай ук хәрби династияләр вәкилләре катнашты.
Республика Рәисе барлык җаваплы министрлыкларга һәм ведомстволарга мобилизацияләнүчеләргә, хәрбиләргә, аларның гаиләләренә ярдәм итү эшен дәвам итәргә күрсәтмә бирде.
Әгәр дә гуманитар ярдәм турында сөйләсәк, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, безнең республикадан 4 мең тонна гуманитар ярдәм җибәрелгән. Бу татарстанлыларның да зур хезмәте, гуманитар ярдәмне җирлекләрдә, районнарда, Авылларда оештыручылар да чакырулы иде.
Шулай ук Республика рәисе еллык юлламасында милли мәгариф мәсәләләрен дә күтәрде.Ул ике дәүләт телен куллану өчен бөтен шартлар тудырырга кирәклеген ассызыклады. Бу мәсәләдә укутучыларның роле биниһая зур. Залда остазлар, укытучылар да бар иде.