“Нефтехимик” эзтабарлары Россия отрядлары белән берлектә 50 сугышчы җәсәден тапканнар — быелгы “Хәтер вахтасы” нәтиҗәләре әнә шул. Команда 20дән артык кешедән тора. Төрле һөнәр ияләре Карелия якларында булып кайтты. Эспедициядә Татарстан отрядлары гына түгел, илнең төрле почмакларыннан килүчеләр дә катнашты. Максатлары бер — яу кырында ятып
калган солдатларны табу һәм хөрмәт белән җир куенына тапшыру.