Буа районында шәхси хуҗалыклардагы терлекләрне чиплаштыру эше дәвам итә. Бу көннәрдә ветеринарлар Әлши авылында эшләделәр. Терлекләрне тамгалау аларның хуҗаларына нинди өстенлек бирә, бу эш ничек бара? Әлеге сорауларга җавапны хәбәрчебез эзләде.
Әлши авылында яшәүче Николая Ранцеа хуҗалыгында сыерлар да, бозаулар да бар. Моннан берничә ай элек мөгезле эре терлекне чиплаштырып киткән булганнар. Хәзер чират бозауларга җитте. Бүгеннән алар да мәгълүмат белән клипсаларда йөриячәкләр. Николай Николаевич бу хәлгә аңлы карый.Ветеринария табибы Алия Мусина сүзләренә караганда, чиплаштырылган биркалар алар терлекнең паспорты сыман. Моннан тыш, анда хайваннарга нинди вакциналар кертелүе, нинди авырулар кичерүе турында да мәгълүмат булачак.
Моннан тыш һәр терлеккә бердәм мәгълүмат системасында теркәлгән уникальный номер бирелә. Чиплаштырылган хайваннар турында барлык мәгълүмат Регагро базасына кертелә. Сүз уңаеннан бүгенге көнгә районда шәхси хуҗалыкларда 6 мең тирәсе баш мөгезле эре терлек, 4 меңнән күбрәк баш мөгезле вак терлек, 300дән күбрәк ат исәпләнә. Ветеринарлар аларның барысы да чипланган булырга тиеш, диләр.
Рөстәм Әхмәдуллин, Илнур Кадыйров.