Россиягә каршы мәгълүмати сугыш барышында журналистлар профессиональ эшләргә тиеш. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык юлламасында әйтте.
«Медиакиңлек чын көрәш кырына әверелде. Россиягә каршы мәгълүмати сугыш башланды. Безнең тарафтан җавап булып, журналистлар һәм авторларның профессиональлеге, дөрес эшләве, гражданлык позициясе, халыкка объектив һәм дөрес мәгълүмат җиткерү булырга тиеш», — дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
«Россия Федерациясе Кораллы көчләрен дискредитацияләү, республикада тотрыклылыкны какшату омтылышларына каршы тору мөһим. Массакүләм мәгълүмат чаралары бу эшкә тулысынча җәлеп ителергә тиеш», — диде республика Рәисе.