Татарстанның халык артисты, күренекле татар җырчысы, моңлы сандугачыбыз Флера Сөләйманова белән хушлашу иртәгә 12.30 да Ш.Мәрҗани мәчете алдында була. Ул Курган зиратында җирләнәчәк.
Бәрхет тавышлы моңлы сандугачыбыз озак еллар «Татарстан» радиосында хезмәт куя.
Флера Сөләйманованың якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Бу татар халкының бик зур югалтуы!
Быел Флера Сөләйманова киңкырлы хезмәте өчен Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясенә ия булган иде.Әлеге бүләкне Флера Сөләймановага 84 яшь тулган көнендә өйенә алып килеп тапшырдылар.
Флюра Сөләйманова Кама Тамагы районының Иске Барыш авылында 1939 елның 10 мартында туган. 2006 елда аңа Татарстанның халык артисты исеме бирелгән.