Яшел Үзәндә кыска вакытлы ялга кайткан махсус операция зонасы хәрбиләре белән очрашу узган. Бу очрашу инде бишенчесе. Хәрбиләр белән Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев очрашкан. Әңгәмә барышында егетләр махсус хәрби операция зонасындагы көнкүреш һәм хезмәтләре турында сөйләгән. Хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә кирәкле ярдәм темасына аерым кагылганнар. Һәр егет үзен кызыксындырган сорауларны бирә алган.
«Яшел Үзән хәрби комиссариатыннан чакырылганнарның барысы да бик лаеклы хезмәт итә, һәм безнең өчен бу — зур горурлык. Чын патриотлар китә. Бу юлны үзләре сайлаган һәм үз бурычларын намус белән үтәүче кешеләр», — дип билгеләп үткән муниципаль берәмлек җитәкчесе.
Бүгенге көндә Яшел Үзән районында барлыгы 39 ялга кайткан хәрби исәпләнә.
Россия Кораллы Көчләре сафларында килешү буенча хезмәт итү, шулай ук премия, ташлама һәм түләүләр турында күбрәк белү өчен heroes-tatarstan.ru сайтына яки 117 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә кирәк.