Агымдагы елның октябрь башында Татарстан Республикасында “Урманны саклыйк” бөтенроссия акциясе оештырыла. Моның өчен Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан урман фонды территориясендә гомуми мәйданы 90 гектарлы кишәрлек сайлап алынды.
2023нче елда “Экология” милли проектының “Урманнарны саклау” федераль проекты кысаларында “Татарстан Республикасында урманнарны саклау” региональ проектын гамәлгә ашыруга федераль бюджеттан 96,2 млн. сум күләмендә акча бүлеп бирелгән.
Быел Татарстан Республикасында региональ проект буенча 3615 гектар мәйданда урман торгызу эшләре башкарылган. Татарстан Республикасында урманнарны яңадан җитештерү һәм урман үрчетү буенча башкарылган эшләрнең гомуми мәйданы 2023нче елда 5323 гектарны тәшкил итә. «Урман хуҗалыгы һәм янгынга каршы чараларны гамәлгә ашыру барышы турында» Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров сөйләде.